Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел 7 ай эчендә 1 мең 421 берәмлек техника сатып алган. Сатып алынган техниканың гомум бәясе 6 млрд. 627 млн. сум тәшкил иткән.
Башкортстанда АПКның техник паркын яңарту буенча республика программасы эшли. Ул республика Башлыгының даими игътибары астында тора.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, ел башыннан хуҗалыклар 220 трактор, 106 ашлык уру һәм 14 мал азыгы җыю комбайннары, 32 үзйөрешле сиптергеч, 330 туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм корылмалары, башка төрле техника сатып алганнар. Республика хөкүмәте ай саен 1 млрд. сумлык техника сатып алу планын куйган.
Бүгенге көннәрдә урак кампаниясе бара. Республика аграрийлары каршында 2,2 млн. гектардан артык авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу бурычы тора. Республика хуҗалыклары барлыгы 4 мең ашлык уру комбайнына ия, бу былтырга караганда 140 берәмлеккә күбрәк.
Белешмә: АПКның техник паркын яңарту республика программасы чикләрендә авыл хуҗалыгы эшчәннәренә техника сатып алуга тотынылган чыгымнарыннан 50 процентка кадәр субсидия бирелә. Быел бу максат өчен республика бюджетыннан 1 млрд. сум бүленгән.
Фото: agrotops.ru