Бу хакта махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән “Даллас” атамалы хәрби сөйләп бирде.
“Биредә башкорт һәм татар егетләре беллән үземнең туган башкорт телемдә аралашам. Шул рәвешле без “слухач”ларның эшен дә катлаулаштырабыз әле. Әгәр дошман безнең сөйләшүләрне “эләктереп” ала икән, ул нәрсә турында сүз барганын аңламаячак. Әйткәндәй, Русиянең башка халыклары да бу ысулны куллана”, – ди “Даллас”.
“Даллас” икенче тапкыр контракт төзегән һәм бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы Герое, Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов исемендәге ирекле башкорт батальонында хезмәт итә.
Русия президенты Владимир Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзүчеләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Түләү Оборона министрлыгы белән бер ел һәм аннан да артыграк вакытка контракт төзүчеләр өчен каралган.
Чыганак: БСТ каналы.