Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2024, 14:32

Яңгырлар ява, елгалар таша

Бүгенге көндә 8 муниципаль берәмлектә 15 су арту очрагы контрольдә тотыла.

Яңгырлар ява, елгалар таша
Яңгырлар ява, елгалар таша

БР гадәттә тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов социаль челтәр сәхифәсендә яңгыр яву аркасында су басуга бәйле хәлләргә кагылышлы соңгы мәгълүматлар белән уртаклашты.

Бүгенге көндә 8 муниципаль берәмлектә 15 очрак контрольдә тотыла.

Белорет районында 8 йорт яны территориясе, Дуван, Караидел, Мәләвез, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә 5 машина юлы, Бөрҗән һәм Учалы районнарында 3 күпер суда. Су баскан йортлар юк.

 Павловка сусаклагычыннан су җибәрү күләме арту аркасында Уфа елгасында су күмәленең күтәрелүе көтелә. Тәүлек эчендә иң нык су күтәрелгән урын Благовещен районы Укман авылы янында. Анда ул 178 смга күтәрелгән һәм хәзер 473 см тәшкил итә. Иглин районы Иске Карашиде авылы янында Уфа елгасы 157 смга күтәрелгән һәм әле 377 см тәшкил итә.

Шул ук вакытта су күләме кимегән урыннар да бар. Белорет районы Ломовка авылы янында Агыйдел елгасы -20 смга, Тирлян авылы янында -39 смга, Куергазы районында Бөгелчан авылы янында -34 смга, Мәләвез шәһәрендә  47 смга кимегән.

“Ситуация контрольдә тотыла. Шулай да ташкын вакытында тауларга сәяхәткә чыгуны кичектереп торырга кирәк. Суга якын урыннарда аеруча сак булыгыз!” –дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: