Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль , 01:55

Куергазы башлыгы контрактын озайткан

Исән-имин кайтырга насыйп итсен! 

Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов былтыр ноябрь аенда махсус хәрби операция зонасына контрактчы булып хезмәт итәргә киткән иде.

Ул СВО зонасына игълан ителгәннән соң ук китәргә уйлап йөрүе турында сөйләгән иде. Гуманитар миссияләр белән алгы сызыкка  берничә тапкы барып кайткан иде, ә соңыннан  үзенең андагы якташлары янында булырга тиешлеген аңлаган.

Махсус хәрби операциясендә катнашучының позывное “Самурай”. БСТ каналындагы “Геройлар вакыты” телемарафоны вакытында ул дәүләт башлыгы принцибына таянуын белдерде.

“Махсус хәрби операция зонасына мин иң элек патриотизм тойгысы аркасында хезмәт итәргә киттем. Бу хакта күп куертырга була инде. Беләсезме, безнең президентыбыз Владимир Путин нәрсә ди: “Сугыш була икән, беренче булып сук”. Менә шуңа мин монда да инде. Элекке эшем өчен, район өчен мин борчылмыйм. Районда эшләрдәй команда калды,  ул анда бар мәсьәләләрне вакытында хәл итә. Ә мин инде Ватаным минсез булдыра алмас дип уйлаганга күрә монда. Ярты ел хезмәт иттем. Контрактымны тагын ярты елга озайттым. Озайттым, чөнки яшь егетләр килде. Аларны өйрәтергә кирәк. Хәзер инде бездә дә тәҗрибә бар, аны уртаклашырга кирәк. Ялда булдым. Өйдә рәхәт инде ул, барысын да күрдем, туган якларны өзелеп сагынган идем. Әмма барыбер күңел бирегә тартты. Иптәшләрсез кыен, алар да миңа өйрәнгән, көткәннәр.  СВОга җыенучыларга шуны әйтәсем килә – бу дөрес карар. Туган илне сакларга кирәк”, – ди Юлай Ильясов.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. СВО зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы бер тапкыр миллион сумга кадәр түләү  ала. Кызыксындырган сорауларны Ситуацион үзәк номерларына шалтыратып: 122 яисә (347) 218-19-19, я булмаса сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31 буенча бирергә мөмкин.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: