БР Дәүләт Җыелышы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Локотченко Ватанны саклаучылар турындагы документаль фильм геройларының берсе булды. Фильмны Интернет үсеше институты грантына “Пятнашка” интернациональ бригадасы төшерә. “Доброволец” исемле фильмда башка төбәкләрдән дә хәрбиләр катнаша.
Фильм авторлары Алексей Локотченконың иптәшләре, туганнары, укытучылары, хезмәттәшләре һәм депутат коллегалары белән әңгәмәләште. Съемкалар Башкортстанда да, хәрби частьта да, СВО зонасында да барган.
Уфада фильмның иҗат төркеме Дәүләт Җыелышында булган һәм парламент рәисе Константин Толкачев белән әңгәмә корган. Парламент спикеры депутатны кулына корал алырга һәм алгы сызыкка китәргә нәрсә этәрүе, сәясәтчедән яхшы сугышчы, ә сугышчыдан сәясәтче чыга аламы икәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.
“Үзенең биографиясе белән Алексей хәлиткеч кылыкларга әзер булуын күрсәтә. Белеме буенча Алексей юрист. Армиядә хәрби хезмәтен аерым разведка ротасында үткән. Җинаять эзләве бүлегендә оперуполномоченный булып эшләгән. Чын ир-атлар эше белән шөгыльләнгән, бу аның холкына хас. Шул ук вакытта ул ышанычлы кеше, мөнәсәбәтләр кора белә, ә бу гади булмаган депутатлар мохите өчен шулай ук мөһим. Алгы сызыкта Алексей – артиллерия взводы командиры. Ике тапкыр яраланды. Май аенда Артёмовск тирәсендә күпсанлы ярчыклы яраланулар алды. Операция һәм реабилитациядән соң янә алгы сызыкка кайтты. Һәм менә июль аенда, күптән түгел генә Донецк өлкәсенең Красногоровка тирәсендә хәрби бурычын үтәгәндә янә яраланды. Бүгенге көндә аягы сынып, дәвалана. Алексейга исән-сау тернәкләнүен телибез! Аңа ышанабыз һәм җиңү белән кайтуын көтәбез”, – дип сөйләде Алексей Локотченко турында Константин Толкачёв.
“Бүгенге көндә алгы сызыкта Башкортстаннан хәрбиләр бик күп, – дип сүзен дәвам итә Константин Толкачёв. – Республика исәбендә инде 8 Русия Федерациясе Герое бар. Башкортстан башта ук махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарны әзерлек белән хуплады, һәм бүген без куелган максатларга ирешү өчен фронтка һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Озак вакытлар бу зонада республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов булды, бүгенге көндә ул – БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары. СВОда муниципалитетлар башлыклары да, муниципаль совет депутатлары да катнаша. Депутатлар корпусы республика хөкүмәте белән берлектә СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән зур пакет законнар кабул итте – республикада барлыгы 40тан артык социаль ярдәм чарасы бар. Бу бик зур эш, ул да махсус операция максатларына ирешүгә юнәлтелгән. Бергә җиңәчәкбез”.
Фильм өстендә эшне октябрь башына тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр БР Дәүләт Җыелышында.
Исегезгә төшерәбез, Алексей Локотченко быел гыйнварда махсус операциядә хезмәт итү өчен Оборона министрлыгының ирекле корпусы белән контракт төзегән иде. Ул РФ Оборона министрлыгы ирекле корпусының “Пятнашка” интернациональ бригадасының сугышчан артиллерия расчеты командиры вазифасында хезмәт итә. Үзенә “Радий” позывное алган.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.
Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк номеры (122 яисә 218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru