Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медале кавалеры Оскар Ситдыйков “Геройлар вакыты” президент кадрлар программасында катнаша. Хәрби хезмәткәрнең остазы – республика башлыгы Радий Хәбиров. Хәзер Оскар Ситдыйков БР Башлыгы хакимиятендә стажировка үтә.
"Программа махсус операция хәрбиләрен һөнәри үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бездә кадрлар программасында өч катнашучы бар. Аларның берсе – Оскар Ихтибар улы Ситдыйков, майор, хәрби разведчик. Ул безнең белән икенче атна эшли. Миңа аның остазы булу – зур мәртәбә. Оскар Ихтибар улы киләчәктә үзенең тормыш юлын үзе билгеләячәк", – диде Радий Хәбиров.
Моңа кадәр Белорет районында туган 35 яшьлек Оскар Ситдыйков Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында булган иде, анда Радий Хәбиров курсантларга яшьләрне хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтүнең мөһимлеге турында сөйләде. Оскар Ситдыйков яшүсмерләр белән СВО зонасында хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, егетләргә һәм кызларга теләкләрен җиткерде.
Чыганак: bashinform.ru