Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль , 11:09

СВОда катнашучы якташыбыз сугышта иң куркынычы нәрсә икәнен сөйләде

Тизрәк тынычлансын иде дөньялар...

Кичә БСТ каналындагы “Геройлар вакыты” тапшыруында  журналист һәм күп балалы әти Павел Самойлин дәваланган госпиталь белән туры элемтә булды. Ул үзенә “Кайтыр” позывное алып,  2023 елда контракт буенча махсус операция зонасына  хезмәт итәргә киткән иде. Быел апрель башында ул каты яраланып, могҗиза белән генә исән калган иде. Әле ул госпитальдә тернәкләнә.

Студиянең “Сугышта иң куркынычы нәрсә?” дигән соравына Павел Самойлин болай дип җавап бирде: “Тәүге тапкыр булган бөтен нәрсә дә – беренче атышлар да, бомбалар төшүе дә, дроннарның тәүге һөҗүмнәре дә – куркыныч”.

“Беркайчан да  берничә тәүлек дәвамында яраланган килеш нейтраль полосада ярдәм көтеп ятырмын, шундый коточкыч хәлдә калырмын дип уйламыйсың. Әмма шуны әйтәм: курку хисе – нормаль ул. Ә менә курку хисе сезне җиңеп, сез яуга барырга, иптәшләрегезгә ярдәм итәргә куркасыз икән, бу  иң коточкычы”, – диде Павел Самойлин. 

МХО хәрбие булу карары турында да сөйләде Павел Самойлин. Аның сүзләренчә, үз теләге белән махсус операциягә бару уе кинәт барлыкка килмәгән:

“2014 елда ук, Кырымның Русия составына керү референдумы үткәндә, мин Севастопольгә бардым. Анда  Львовта туып-үскән диңгез пехотачылары артыннан килгән Украина армиясе хәрбие, Львов университетының тарих укытучысы белән аралашырга туры килгән иде. Без озак сөйләштек, бәхәсләштек. Анда әле Донбасс яраларыннан кан саркымый иде. Ул вакыйгадан соң күп еллар үтте һәм мин ул публика белән сөйләшергә файдасыз икәнен аңладым, монда бары тик эш итәргә кирәк. Ә инде мобилизация триггер булды. Киявем  Ильяны – мин аңа “улым” димен, ул мине “әти” дип йөртә – махсус операциягә мобилизацияләделәр. 2023 елның кышында  беренче ялына кайтканда аның белән озак сөйләштек. Мин аның күп сорауларына җавап бирә алмадым. Шул чакта  үзем СВОга барырга уйладым, чөнки аңладым, бу әле тиз генә бетмәячәк. Балаларыбыз үсеп килә, һәм хәл ителмәгән мәсьәләләрне аларга калдыру дөрес булмас, ирләрчә булмас дип уйладым. Менә шулай мин СВОга бардым. Гаиләгә килгәндә. Әлбәттә, хатын-кызлар минем карарыма катгый каршы килде. Ир-атлар исә хуплады. Безнең илдә шулай булырга тиеш тә. СВОга үз теләкләре белән контракт буенча барырга уйлаганнарга тәүдә яхшылап уйларга киңәш итәм. Бу җиңел булмаячак. Кайсыберләр уйлаган кебек, ул акчалар җиңел акча булмаячак. Шулайрак фикер йөрткән ир-атлар белән мин очрашкан идем. Алар беренче яуда ук куркакларга әйләнгән. Шуңа яхшылап уйлагыз. Ир-атлар карарын кабул итә белегез һәм үзегезне, фамилиягезне, илне оятка калдырмагыз. Ә гомумән әйткәндә, монда эш барысына да җитәрлек”.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.

Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: