Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль , 13:35

Күп балалы гаиләләрнең кредитлары нигә күп?

Сәбәбе нидә? Һәм алар аны түли аламы?

Күп балалы гаиләләрнең кредитлары нигә күп?
Күп балалы гаиләләрнең кредитлары нигә күп?

2023 елда кредит алучы  күп балалы гаиләләрнең саны 67 процентка җиткән. 2022 елда аларның саны 59 процент тәшкил иткән булган.  

Гаиләдә бала күбрәк булган саен, кредитлар да күбәя, дип саный белгечләр. Әмма түли алмаулары күзәтелми. Росстат биргән мәгълүматларга караганда, кредитларын түли алмаган күп балалы гаиләләрнең саны 2,7 проценттан 2,1 процентка төшкән.

Русия Фәннәр Академиясенең социология институты фәнни хезмәткәре Юлия Островская әйтүенчә, күп балалы гаиләләрнең кредитлы булуы льготалы ипотека алуларыннан килә: Русиядә торак сатып алганда льгота бирүче программалар күп.

Үткән атнада РФ Президенты Владимир Путин гаилә ипотекасы буенча займнарны аерым шартларда бирергә кушты.

Чыганак: kp.ru

Фото: magmer.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: