Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль , 16:52

Контракт буенча хезмәт иткән акчага машина һәм фатир сатып алган

Игелеген күрергә язсын! 

Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгуловның Телеграм-каналыннан.
Фото:Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгуловның Телеграм-каналыннан.

Ишембайдан махсус операциядә катнашучы “Раф” позывнойлы хәрби  кыска вакытлы ялга кайтканда үзенә фатир, машина сатып алган. Әти-әнисенең йортында суүткәргеч торбаларны һәм иске тәрәзәләрне алмаштырган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Ишембай районы хакимияте  Азат Ишемгулов язып чыккан.

Район башлыгы сүзләренчә, бу акчаларны хәрби контракт буенча хезмәт өчен түләнгән эш хакыннан җыйган.  

“Раф”ның файдасыз ялга вакыты да, теләге дә юк. Өйдә булганда ул вакытын туганнары һәм якыннары өчен  файда китерү максаты белән үткәрә. Машина һәм фатир турында ул күптәннән хыялланган.  Яңа машинаны үзе йөртми. Автомобиль йөртү таныклыгын ул шушы көннәрдә алырга тиеш. Әлегә аны дусты йөртә. Тиздән “Раф” янә алгы сызыкка кузгалачак. Ир-ат сүзләренчә, аның өчен иң мөһиме – якыннарына  лаеклы тормыш  тәэмин итәргә һәм дошманны юк итәргә”, – дип язган Азат Ишемгулов.

Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.

Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: