Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль , 19:42

Кичә спецназда хезмәт иткән, бүген ул – умартачы

Җитди җәрәхәт алганнан соң "Али" туган ягына кайткан. 

Жуков медале һәм генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән “Али” позывнойлы хәрби хәрәкәтләр ветераны Җәлил Ә., “гражданка”да әле нибары ярты ел. Мәскәүдә катлаулы операциядән соң аны комиссовать итеп туган ягы Бөрҗән районына кайтарып җибәргәннәр. Үз хәрби бурычын ул намуслы үтәгән – Җәлил  контракт буенча 16 ел хезмәт иткән.

“Али” командалык иткән отделениедә нибары 10 кеше генә булган, әмма подразделениедә ул төп бүлек булып саналган – нәкъ андагы хәрбиләр иң авыр һәм җаваплы заданиеләрне үтәгән. Шуңа да командование бу егетләрнең сынатмаячагын яхшы белгән.

Бүгенге көндә “Али” өйдә. Ул үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга – умартачылык белән шөгыльләнергә уйлаган. Кече ватанында йорт төзи, җир алган, омшаник төзегән, техника сатып алган. Атлар һәм эре мөгезле терлек асрый. Район һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, активлыгы өчен республика Башлыгының рәхмәтенә лаек булган. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итә. Дуслары белән  ике мунча төзеп, алгы сызыктагы ир-егетләргә озатканнар. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: