Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль , 10:23

Яхиннар бер-берсенә хатлар яза

Гаилә башлыгы СВОда хезмәт итә, аның хатыны госпитальдә эшли. 

Андрей Иванютаның Телеграм-каналыннан.
Фото:Андрей Иванютаның Телеграм-каналыннан.

СВОда катнашучы, реактив артиллерия дивизионының тәэмин ителеш взводы командиры урынбасары Әмир Яхин хәрбинең төп өстенлекләре дип тыйнаклыкны, тәртиплелекне, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен алып баруны саный. Хәрби хакында үзенең Телеграм-каналында Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта сөйләгән.

Әмир Яхин  алгы сызыктагы бурычы –   солдатларга сугыш кирәк-яраклары илтеп тапшыру. Ул Белоретта туган, төзүче белгечлеге алган. Оборона министрлыгы белән контрактын 2017 елда ук тзөзегән. Берничә мәртәбә Таҗикстанның Әфганстан чигенә, Сүриягә хезмәт командировкаларга барган. Илдә махсус хәрби операция башлануын игълан иткәч,Әмир Яхин Донбасска киткән.

Әмир Яхинның алгы сызыктагы хезмәтен Жуков һәм Суворов, “Сугышчан батырлыклар өчен”, II дәрәҗә  “Хәрби батырлык өчен”, Якларны татулаштыру үзәгенең “Сугышчан бердәмлекне ныгыту” һәм башка  төрле медальләр белән билгеләгәннәр.

Әмир Яхинның тормыш иптәше – Флүзә – аның чын хәрби дусты. Белоретта ул шәфкать тутатыш булып эшләгән. 2018 елда ире артыннан балалар белән бергә Самарадагы хәрби шәһәрчеккә юллана. Бүгенге көндә Флүзә Әбугали кызы хәрби госпитальнең реанимация бүлегендә  яралыларны дәвалый. Шунда ук аларның кызы да эшли. Кызларының ире – шулай ук СВОда катнаша. Белоретка Яхиннар  әти-әниләре янына отпускка кайтканнар.

“Флүзә һәм Әмир Яхиннарның бик күркәм гаилә традициясе бар – алар бер-берсенә хатлар яза. Гади кәгазь хатлар. Аларны кула алу – үзгә бер шатлык бит. Мәхәббәт һәм хәстәрлек сүзләре киләчәккә өмет һәм ышаныч тудыра, – дип яза Андрей Иванюта. – Хезмәтегез өчен рәхмәт, Әмир Дамир улы. Сезгә һәм барлык хәрбиләргә ныклы сәламәтлек,  җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез”.

Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.

Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: