Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июль , 10:44

"Басу көне"нә рәхим итегез

Башкортстанның Нуриман районында гомумреспублика «Басу көне» узачак.

"Басу көне"нә рәхим итегез
"Басу көне"нә рәхим итегез

 

 Урып-җыю алдыннан төп аграр вакыйга җомга көнне, 19 июльдә, Башкортстанның Нуриман районында Багау исемендәге Агрофирма базасында узачак. Чарада БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, төбәкнең аграр министрлыгы вәкилләре, хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре (бүлекләре) башлыклары, баш агрономнары һәм баш инженерлары, республиканың барлык муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак. Катнашучылар авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында эксперименталь делянкаларны караячаклар, көзге һәм сабан культураларын үстерүнең иң яңа технологияләре белән танышачаклар. Белгечләр безнең төбәкнең климат шартларында теге яки бу сортларның һәм гибридларның ничек ныгып китүе турында сөйләячәк. Моннан тыш, килүчеләр «Экосалат»компаниясенең яшелчә һәм яшел культуралар җитештерү буенча уңышлы тәҗрибәсе белән танышачаклар. Чара дәвамында югары нәтиҗәле заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән күргәзмә эшләячәк, экспонентларга шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының заманча сортларын, селекция, Агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне тәкъдим итәчәкләр. Чара сәгать 10 да башлана. Мәйданчык Иглин районының Үктәй һәм Нуриман районының Байгилде авыллары арасында урнашкан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: