Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль , 10:10

Техниканы калдырып, ут астыннан хезмәттәшен алып чыкканнар

Рәхмәт сезгә, егетләр! 

Андрей Иванютаның Телеграм-каналыннан.
Фото:Андрей Иванютаның Телеграм-каналыннан.

 Белореттан СВОда  катнашучы “Чуен” позывнойлы Вячеслав дошман беспилотниклары һәм танк һөҗүменә дучар булган. Башкорт хәрбие исән калган, әмма төркемдәге бер хезмәттәше яраланган. “Чуен”ның тарихын Белорет районы хакимияте башлыгы  Андрей Иванюта язып чыккан.

“Чуен” “Башкортстан” мотоукчылар полкында  беренче взводта сугыш кирәк-яраклары ташу буенча водитель булып хезмәт итә. Оборона министрлыгы белән контрактын ул 2023 елның май аенда  дусты белән бергә төзегән.

“Аның бурычы – хәрбиләр ихтыяҗлары өчен  вакытында снарядлар китереп җиткерү. Вячеслав берничә тапкыр ут астында калган техникасын эвакуацияләргә мәҗбүр булган. Тәүге тапкыр үк ул “хәрби чукындыру” кабул итә – дроннар һәм танк һөҗүменә  дучар була. Үзе исән кала. Әмма төркемдәге икенче хәрби яралана. Егетләр техниканы яу кырында калдырып, яраланганны күтәреп алып чыгарга карар кабул итәләр. Егетләр хезмәттәшен коткарган, бүгенге көндә ул Мәскәү госпиталендә дәвалана”, – дип язган Андрей Иванюта үзенең Телеграм-каналында.

Махсус хәрби операциягә киткәнче Вячеслав “Аккорд-авто” предприятиесендә  йөк машиналары һәм кузовлар ремонты цехында җитәкче булып эшләгән. Андрей Иванюта сүзләре буенча, Вячеслав техниканы яхшы белә.

“Андый белгечләр “гражданка”да да алтын бәрабәренә тиң, ә инде махсус операция зонасында әйтеп торасы да юк. Вячеславның туганнары аның Ватанны саклау теләген аңлап кабул иткәннәр, аның 9 яшьлек улы әтисе белән горурлана”, – дип яза муниципалитет башлыгы.

“Иң авыры – карар кабул итеп, өйдән чыгып китү булды, – дип яза Вячеслав. – Әлбәттә, СВОны күз алдына китерү белән чынбарлык гел туры килми, шулай да түзәрлек. “Башкортстан” полкында тәэмин ителеш яхшы. Кешеләр җитми инде, әлбәттә. B, C, D, E категорияле водительләр җитешми. Никадәр күбрәк ир-атлар, карар кабул итеп, Русия сагына басачак, шулкадәр күбрәк кеше гомерләрен саклап булачак. Без барыбыз да бер йодрыкка берләшергә тиеш, дип саныйм”.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: