Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль , 12:40

Сәяхәтләр куаныч кына китерсен өчен

Туристларны озата йөриячәкләр!

Сәяхәтләр куаныч кына китерсен өчен
Сәяхәтләр куаныч кына китерсен өчен

Туристларны озата йөриячәкләр!

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасында туризм эшчәнлеге» республика законына үзгәрешләр кертү турында» кануннарга төзәтмәләр кертте. Бу законны Башкортстан Дәүләт Җыелыш кабул иткән иде.

Республика парламенты рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, яңа үзгәрешләр махсус озату таләп ителгән катлаулы туристик маршрутларга кагыла.

 Бу маршрутларны республика Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы билгеләячәк һәм алар министрлык сайтында урнаштырылачак.

Инструктор-озатучы хезмәтләре турында положениеләр тәгаенләнә,  Шулай ук экскурсоводлар, гидлар-тәрҗемәчеләр хезмәтен күзәтү, контрольдә тоту буенча гомум шартнамәләр дә сайтта беркетеләчәк.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: