Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәгебезнең нигезе булган агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә зур игътибар бүлә. Бүгенге көндә фермерлар грантлар, субсидияләр, ташламалар кебек төрле дәүләт ярдәмен ала.
Республика җитәкчелеге агросәнәгать тармагына ярдәм итүнең авылда яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда никадәр мөһим икәнлеген аңлый.
Авыл җирлекләрендә яңа предприятиеләр үсешү белән яңа эш урыннары барлыкка килә, хезмәт хаклары арта. Башкортстан – авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать югары үсешкән төбәкләрнең берсе.
Республикада сөт, сыер ите, кымыз, бал һәм башка азык-төлек җитештерүгә өстенлек бирәләр.
Авыл – мәдәният һәм традицияләр нигезе. Шулай ук республиканы бизәп торучы авыл хуҗалыгы продукциясе чыганагы да.
Башкортстанда Радий Хәбиров башлангычы белән күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук опека астындагы балалар өчен сыйфатлы сөт ризыклары җитештерү өчен шартлар булдырылды. Бүгенге көндә республикада балалар сөт ризыклары җитештерүче 8 цех эшләп килә, зур сөт заводы төзелеше дә планлаштырыла. Сөт кухнясы ризыклары мәктәптәге туклану рационына да кертелгән. Бу балаларны сыйфатлы һәм файдалы ризыклар белән тәэмин итүдә бик мөһим адым булып тора.
Агросәнәгатьтә ни хәлләр бар?
Зарланырга күнеккәнбез без, әлбәттә. Әмма саннар башканы сөйли. 2023 елда республикада 514 авыл хуҗалыгы предприятиесе төрле
эшчәнлек башкарган.
Шуларның 93% елны финанс керем белән тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәт хакы (кече эшкуарлык субъектларын санамаганда) 2023 ел эчендә 18,9 процентка артып, 47 620,5 сум тәшкил итте. Үсемлекчелек тармагында иң яхшы нәтиҗәләргә 2022 елда ирешелде, анда соңгы 30 елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, майлы культураларның моңача күрелмәгән уңышы җыеп алынды.
Нәкъ 2022 елда үсемлекчелек тармагы продукциясен җитештерү үсеше 165,3 процентка җитте.
Башкортстанда терлекчелек тармагы да шактый үсешә. Мәсәлән, 2024 елның 1 гыйнварына барлык авыл хуҗалыкларында 834, 6 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнгән.
Монда 351,1 мең баш – сыер, 565,7 мең баш – дуңгыз, 544,8 мең баш – сарык һәм кәҗә, 125,2 мең баш – ат, 6,97 млн кош-корт керә. 2023 елда барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1596,6 мең тонна сөт җитештергән. Әйткәндәй, сөт җитештерү буенча республика Русиядә өченче урында тора.
Билгеле ки, 90нчы елларда колхозлар тарала башлады. Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагы торгынлык кичерде дисәк тә ялгыш булмас. Әмма 2000нче еллар ахырына инвесторлар акрынлап бу эшне үз кулына ала башлады.
Бүгенге көндә дә республикада инвесторлар уңышлы эшли. Әйтик, Башкортстанда терлекчелек тармагы “Таврос” компанияләр төркеменең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсешә. Ике дуңгызчылык комплексы һәм селекция-генетика үзәге сафка тапшырылды, 2023 елда алар 100 мең тоннага кадәр дуңгыз ите һәм 500 мең баш дуңгыз тәшкил иткән тулы проект куәтенә чыкты.
Елкычылык һәм умартачылык
Республиканы таныткан елкычылык һәм умартачылык тармакларын саклау һәм үстерү агросәнәгать өлкәсенең мөһим бурычлары булып тора.
Башкортстан Русия күләмендә 9 проценттан артык товар балы җитештерә һәм илебез субъектлары
арасында лидер төбәк булып тора. “Башкорт балы” бренды Русиядә һәм чит илләрдә республиканың танылган визит карточкасына әверелде. 2023 елда Башкортстаннан 115,3 тонна бал һәм умартачылык продуктлары чит илгә озатылган.
Республикада елкычылык тармагы да әйдәүче урыннарда тора: кымыз җитештерү буенча – Русиядә 1нче урында, ат башы саны буенча – икенче урында (бу 2022 ел нәтиҗәләре буенча). Ат спорты һәм атта йөрү абруен күтәрү буенча зур эш башкарыла. Республикада соңгы елларда узган “Терра Башкирия” ат спорты турнирын күпләр яратып өлгерде. Икенче ел рәттән уздырыла торган “Башкорт аты” фестивален дә әйтеп үтми мөмкин түгел. Әлеге башкорт токымлы атлар фестивале халыкара статуска ия булды. Биредә катнашырга Русия төбәкләреннән генә түгел, ә Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Белоруссиядән дә килделәр.
Ярдәм бар
2019-2023 елларда хуҗалыкларның кече формасына дәүләт ярдәменең гомум күләме 3,4 млрд сумнан артык тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы тармагы үсешенең төп факторы – техник һәм технологик модернизация. Санкцияләргә карамастан, республика аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны дәвам итә. 2023 елда 14,2 млрд сумга 2970 берәмлек заманча техника сатып алынган.
Сүзне җөпләп шуны әйтергә була, соңгы берничә елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагы шактый үсеш алды. Биредә эре хуҗалыкларга да, фермерларга да республика саллы ярдәм күрсәтә. Хәер, һәр эштәгечә тырышлык кирәк. Тырыш булсаң, ярдәм итәләр.