Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль , 22:35

СВОда хезмәт итүче якташларыбыз хәрби-табиб комиссиясен республикада үтә ала

Моңа кадәр бу эш хәрби комиссариатлар комиссиясе карамагында булмаган.

Русиядә хәрби-табиб экспертизасын үтү процедурасына үзгәрешләр керткәннәр. Бу хакта җентекләбрәк  БР Хәрби комиссариатының хәрби-табиб  экспертизасы үзәге начальнигы  Арсланбәк Моталипов сөйләде.

Хәзер сугышчыларның сәламәтлек торышын хәрби-табиб учреждениеләре булмаган 20 төбәкнең, шул исәптә Башкортстанның да, хәрби комиссариатлары тикшерергә бурычлы. Моңарчы бу эш хәрби комиссариатлар комиссиясе карамагында булмаган.

Арсланбәк Моталипов белдерүенчә,  республикага  махсус операция зонасында яраланган, шулай ук авырулары буенча отпуск алган хәрбиләр кайта. Хәрби-табиб экспертизасын контрактчыларга кагылышлы “В” категорияле (хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы) хәрбиләр, төрле авырулар һәм имгәнүләр белән кайткан, “Д” категориялеләр (хәрби хезмәткә яраксыз) үтәчәк. “А” категориясенә (хәрби хезмәткә яраклы)  һәм “Б” категориясенә (хәрби хезмәткә чикләүләр белән яраклы) ия  кешеләргә тикшерү үткәрелми, чөнки алар хәрби хезмәткә яраклы дип табылган һәм экспертиза үтү ихтыяҗы юк.  

А.Моталипов аңлатуынча, хәрби-табиб экспертизасын үтәр өчен сугышчылар экспертиза үтәр өчен республика хәрби комиссары исеменә  предписание бирергә тиеш. Бу документ белән БР хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы үзәгенә килергә кирәк, арытаба документлар рәсмиләштерү шунда үтә.

Моннан тыш, сугышчылардан хәрби билетны  һәм “авыру буенча отпуск” дигән билгесе булган отпуск билетын күрсәтү таләп ителә. Әгәр алар госпитальдә дәваланган булса, выписка эпикризы яисә хәрби-табиб экспертизасы язуы кирәк. Андый документлар булмаса, сугышчыларга хәрби-табиб экспертизасын үтәргә рөхсәт итмиләр. Арсланбәк Моталипов, гадәттә, сугышчыларның бу документлары бар, шуңа ВВК үтү белән проблема булмый, дип белдерә.

“Сугышчының сәламәтлеге торышын тикшерүдә  хирург, невролог, отоларинголог, окулист һәм терапевт катнаша. Хәрбиләр тикшерүне тиешле шартларда узарга тиеш, әмма хәрби комиссариатның хәрби-табиб комиссиясе тиешле лабораторияләр һәм корылмалар белән җиһазландырылмаган. Шуңа округның хәрби-медицина идарәсе тарафыннан сугыш ветераннары республика клиник госпитале белән  сугышчыларны дәвалау һәм аларга  тикшерүләр үткәрү өчен  дәүләт контракты төзелгән. Түләүне Оборона министрлыгы каплый”, – ди А. Моталипов. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: