Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль , 15:48

"Җиңү белән кайтырбыз!"

Исән-имин була күрегез! 

Аскын районы хакимияте башлыгы  Динис Йосыповның telegram-каналы.
Фото:Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның telegram-каналы.

Махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хезмәт итәргә Аскын районында яшәүче өч ир-ат юлланган. Бүген район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов һәм хәрбиләрнең туганнары, дуслары аларны озатырга дип килде.

Бу карарны Төй, Кубияз һәм Үрмияз  авылларында яшәүчеләр кабул иткән. Аларның икесе сугышчан тәҗрибәгә ия, берсе хәтта СВОда булып өлгергән.

“Җиңү белән кайтачакбыз!” –  Төйдә яшәүче 43 яшьлек ефрейтор шундый сүзләр белән СВОга юлланды. Үзенең әнисенә ул мотлак рәвештә исән-имин кайтачагын вәгъдә итте. Сугышчан тәҗрибәсе бар аның, ул Чечня кампаниясен үткән, – дип яза аның хакта  үзенең Телеграм-каналында Динис Йосыпов. – Хезмәткә Кубияз авылында яшәүче 37 яшьлек ефрейтор да юлланды. Ул махсус операция зонасында хезмәт итте инде. Яраланган иде. Тернәкләнгәч, янә сафка басарга уйлады.  Беренче ике ир-егетнең сугышчан тәҗрибәләре булса, Үрмиязда  яшәүче 40 яшьлек  ирнең тәҗрибәсе юк.  СВОга ул илебез мәнфәгатьләрен   яклаучы һәм саклаучы дуслары мисалында юллана. Мондый җитди һәм батыр адымга аны хатынын һәм улын лаеклы тәэмин итү теләге этәргән”. 

Динис Йосыпов билгеләп үткәнчә, аскынлылар Ватанны саклаучылар юлын сайлаган кыю һәм батыр якташлары белән горурлана, бүгенге көндә аларның саны 300дән артык.

 "Хезмәт итегез, без сезгә ышанабыз. Кыю адымнарыгыз өчен рәхмәт! Сезне җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез”, – дип өстәде Динис Йосыпов.

2022 елның 24 февраленнән башлап Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм Украинадагы хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр ай саен компенсация түләүләре алачак, тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ нигезендә, чара хәрби хезмәтне яки эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләргә, җәзаларын үтәүчеләргә һ.б. кагылачак. Указ белән Путин мондый кешеләрне пенсия белән тәэмин итү турындагы законның хәрби хезмәткә кергәндә пенсия түләү туктатыла дигән нигезләмәсен гамәлдән чыгара. Аларга түләүләр туктатылганнан соң индексацияне исәпкә алып, хезмәт стажы өчен ай саен 100% пенсия түләнәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru/rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: