Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль , 11:51

СВОда катнашучы “Муза” медаль белән бүләкләнгән

Рәхмәт сезгә!

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Стәрлетамакта яшәүче якташыбыз СВОда “Һәлак булганнарны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.

“Муза” дигән нәзакәтле позывнойлы хәрби ханым узган елның  көзендә СВОга китәр өчен  Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Стәрлетамак  шәһәре  хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов якташының  озак вакыт дәвамында алгы сызыкка китәргә омтылуын белдерде. “Муза” бик үҗәт булып чыккан: ул  6 ай буена хәрби комиссариатка  йөргән һәм аны махсус операция зонасына җибәрүләрен  үтенгән.

Әлеге вакытта “Муза” – отпускта. Карап торышка ул тыйнак һәм  йомшак холыклы кебек күренә. “Әмма аралашу вакытында шушы йомшаклык артында никадәр көч барлыгын аңлыйсың”, – ди мэр.

Ханым эвакуация төркемендә хезмәт итә. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгын  искә алып, аны “Һәлак булганнарны коткарган өчен” медале белән бүләкләгәннәр.

Рәхмәт сезгә, абыйлар һәм апалар!  Гомерләрегезне аямыйча илебезне саклаганыгыз өчен рәхмәт. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: