Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июнь , 12:49

Белорус халкы үз тарихына хөрмәт белән карый

Башкортстан делегациясе Беларусь Республикасында.

Белорус халкы үз тарихына хөрмәт белән карый
Белорус халкы үз тарихына хөрмәт белән карый

 Башкортстан делегациясе Беларусь Республикасында.

 

 

Делегация вәкилләре Витебск, Полоцк һәм Новополоцк шәһәрләрендә узачак Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумында катнашачак,  шулай ук дус дәүләтләрнең өлкәләре һәм шәһәрләре белән хезмәттәшлек турында яңа килешүләр имзаланачак. Моннан тыш, эшлекле программа кысаларында Белоруссиянең кайбер төбәкләре җитәкчелеге белән очрашулар каралган.

Сәфәрнең беренче көнендә  Радий Хәбиров Витебск өлкәсе губернаторы Александр Субботин белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Башкортстан делегациясе Витебск шәһәренең Җиңү мәйданында фонтан комплексын ачу тантанасында катнашты. Чара Витебскины немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланды. Гидротехник корылма музыка өчен эшләячәк динамик яктырту белән җиһазландырылган.

Журналистлар белән сөйләшүдә Башкортстан Башлыгы республика делегациясенең Беларуська сәфәренең төп бурычларын билгеләде.

- Быел Витебскида Беларусь һәм Русия төбәкләре форумы уза.  Аның кысаларында Башкортстан һәм Беларусь төбәкләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләрне актуальләштерергә планлаштырабыз, –  диде Радий Хәбиров. –  Бу көннәрдә, шулай ук, Витебскины немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу –  шәһәрнең төп бәйрәмнәренең берсе. Бик мөһим бер аспект: урындагы халык үз тарихына хөрмәт белән карый, бу вакыйгалар турында хатирәләрне саклый һәм аны яшь буынга тапшыра.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: