Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь , 16:37

СВОга ике машина озатканнар

Башкортстанның халык фронты.
Фото:Башкортстанның халык фронты.

Башкортстанда Халык фронты якташ хәрбиләребезгә начар юлларны җиңел кичүче УАЗ-“буханка” һәм Subaru автомобильләрен  тапшырды. Техника башкорт инженер-сапёрлар бригадасына алгы сызыкка юнәлде.

Башкортстанда Халык фронтының рәистәше Шамил Вәлиев сапёрларга  Русия гаскәрләре һөҗүм итсен  өчен еш кына юлларны һәм территорияләрне чистартырга туры килә.  Бу эштә теге яки бу хәрби бурычларны үтәгәндә   машиналар таләп ителә.

“Сапёрлар – безнең шефлык астында. Без 2022 елның март аеннан ук алар белән элемтәдә. Бу Оборона министрлыгының Башкортстанда урнаштырылган бердәнбер  подразделениесе. Һәм аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Сапёрларга һәрчак авыррак. Алар барысыннан да алда юлны чистартып бара. Машиналар яхшы, алар егетләргә хәрби бурычларын үтәргә ярдәм итәчәк”, – ди Шамил Вәлиев.

Безнең ил внедорожнигын хәрбиләргә Стандартизация,  метрология һәм сынаулар үзәге тапшырган, ә “япон”ны – БР буенча Роскомнадзор идарәсе. Халык фронты Башкортстан солдатлары хезмәт иткән подразделениеләргә барлыгы 19 машина озаткан.  

Быел март аенда РФ Президенты Владимир Путин СВО зонасына гуманитар йөкләр илтүче транспортка түләүле юллар аша бушлау йөрү  хокукын булдыру йөкләмәсе белән   хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Ул бу мәсьәләне 30 июньгә кадәр  хәл итәргә кушты. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: