Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь , 09:56

Яралангач та СВО зонасына барып йөри

"Күңелем егетләр янына тарта", - ди СВО ветераны. 

Яралангач та СВО зонасына барып йөри
Яралангач та СВО зонасына барып йөри

Кешеләргә тыныч тормышта, безнең барыбызга да бер-беребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк, ди махсус хәрби операция ветераны Евгений Андриянов. Аның тарихын Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта сөйләде.

Евгений Андриянов   Үзән авылында туган. Мәктәп автобусын йөрткән, шашка чабу белән мавыккан, төрле ярышларда катнашкан. СВО башлангач, фронткаүз теләге белән киткән. Аның карт картәтисе Бөек Ватан сугышын үткән,связист булган.

Евгений, казак буларак, Ватаныбыз сагына тәүгеләрдән булып басарга тиеш дип уйлаган. СВОда спецподразделение составында сугышкан. Хәрби чыгышларның берсендә ул авыр яраланган. Краснодар  госпиталендә дәваланган. Андрей Иванюта сүзләренчә, госпитальдә Евгений хакында аның оялчанлыгына, түземлегенә сокланып сөйләгәннәр. Ул герой һәм иленең чын патриоты, дип искә алганнар аның хакта волонтёрлар.

Хезмәте өчен Евгений  Сергей улы Андриянов Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Әле, дәвалану һәм реабилитация узган Евгений СВО зонасына гумконвой белән йөри икән.

“Йөрү кыенрак, миннән сугышчы чыкмый инде хәзер, әмма күңелем егетләр янына тарта. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Социаль челтәрләрдә төркем бар, анда Белорет районыннан 800 кеше. Игълан язабыз да, акчалар җыябыз. 100 суммы, 500ме – мөһим түгел, алтын да бөртекләп җыела бит. Нәтиҗәдә ару гына чыганаклар җыела”, – ди Евгений Андриянов.

“Күптән түгел Евгений өченче гумконвойны тапшырып кайтты. Бу юлы төрле кирәк-яраклардан тыш, белоретлы якташларыбызга ике автомобиль – Нива һәм УАЗ – тапшырып кайттылар”, – ди Андрей Иванюта.

“Монда, тыныч тормышта, безнең барыбызга да бер-беребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк, – ди Евгений. – Бергә Ватаныбызны,  балаларыбыз киләчәген сугыш афәтләреннән сакларга һәм якларга кирәк. Ә сугыш безнең ишекләргә дә  кагар иде – СВО башлануын игълан итмәсәләр, бераз соңрак мотлак башланыр иде...”

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: