Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь , 09:47

Көзгә таба киттек

Ә әлегә энергия ягыннан иң көчле көннәр бара.

Автор фотосы
Автор фотосы

21 июнь “җәйге кояш торышы көне” дип йөртелә. Ул иң озын көн булып санала һәм якынча 17 сәгать 18 минут дәвам итә.

Ел дәвамында кояш горизонт өстендә төрле ераклыкка күтәрелә. Ә бу көннәрдә, белгечләрнең исәпләүләре буенча, кояш чыгу вакыты, уртача алганда, 4 сәгать 41 минутта башлана. Ул, көндезге 13 сәгать 18 минутҡа чаклы калкып, кичен 22 сәгать 5 минутта гына байый башлый. Әлбәттә, бу вакыт күрсәткечләре бар төбәктә дә бертөрле түгел. 

Элек-электән халыклар җәйнең иң озын көненә аерым әһәмият биргән һәм аны күп кенә илләрдә билгеләп үткәннәр. Бу яктылыкның караңгылыкны җиңүен күрсәткән һәм энергия ягыннан көчле көн дип саналган.

Әйткәндәй, гадәттә җәйге кояш торышы көне 21 июньгә туры килә. Әмма кәбисә елларында ул июньнең 20нче көненә туры килә, диләр. Шуңа бүген инде кояш көзгә таба борылды дип әйтергә буладыр.

Алай да җәйнең матур көннәре алда булсын әле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: