Башкортстаннан махсус операциядә катнашучы Әнвәр Хисмәтов фронтта республикадан мобилизацияләнгәннәрдән төзелгән мотоукчылар полкының медицина пункты табибы булып хезмәт итә.
“Башкорт батальоны” Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, дошман безнең мотоукчылар полкы позицияләренә бертуктаусыз артиллерия уты яудырган вакытта, капитан Әнвәр Хисмәтов, үз гомерен куркыныч астына куеп, яраланган иптәшләрен коткарган. Ул яуда, шул исәптә Әнвәр Хисмәтов батырлыгы аркасында да, хәрбиләрнең берсе дә һәлак булмаган.
Медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәләр, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин. Медицина хезмәткәре көне белән котлауда Дәүләт Башлыгы табибларның сугыш кырында яраланганнарны коткаруын, дәвалауларын, тәрбияләүләрен, катлаулы операцияләр үткәрүләрен ассызыклады.
“...Реабилитацияләүнең яңа ысулларын үзләштерәләр һәм кертәләр, геройларыбызның рухын ныгыту өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр”, — дип билгеләп үтте ул. Путин шулай ук медицина хезмәткәрләренә югары профессиональлек, батырлык, ныклык һәм хәстәрлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Чыганак: bashinform.ru