Юк, сез аны куркак дип уйлый күрмәгез. Ул Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм СВОда ватаныбызны яклый.
Ә менә махсус хәрби операция зонасына юлланганда ул үзе белән әнисенең фотосурәтен алган. Егет сүзләренчә, әнисенең фотосурәте аны бәла-казалардан саклый.
Ә “Скромный” атамасын хәрбигә холкы аркасында биргәннәр: ул һәрчак тыныч, артык сораулар бирми, үз эшен сабыр гына эшли, дип сөйли солдатның әнисе.
“Мине борчымас өчен сөйләшкәндә гел бар да яхшы дип җавап бирә. Ә мин барыбер кайгырам. СВОга киткәндә минем фотосурәтемне алды, аны талисман сыман гел үзем белән йөртәм, ди улым. Улларын, ирләрен, абый-энеләрен, әтиләрен көткән һәркемгә якыннарын күрү өметен өзмәүләрен, яхшыга ышануларын, туганнары өчен догада булуларын телим”, – ди “Скромный”ның әнисе.
Без дә ышанабыз: алар мотлак рәвештә кайтыр. Җиңү белән!
Чыганак: БСТ | Новости Башкортостана Телеграм-каналы.