Соңгы көннәрдә һава торышының көе китеп тора кебек: бер карасаң – кыздыра, бер карасаң – коеп яңгыр ява...
Башгидрометүзәктән аңлатуларынча, бу атнада республикада циклоник депрессия күзәтелә, ягъни яшен, койма яңгыр, боз, көчле җил алышынып тора.
“Башкортстанның күпчелек районнарында яңгырлар яуды, кайдадыр сибәләп кенә үтсә, кайдыдар коеп яуды. Көндез һава температурасы +25,+31 градуска кадәр күтәрелде. Атна ахырында да республикада әлеге һава торышы сакланачак”, – диләр синоптиклар.
Бу инде кыска вакытлы яңгырлар да, яшенле, бидрәләп койганы да булырга ихтимал дигән сүз. Урыны белән боз, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана.
Салкын фронт узып китү белән һава температурасы көндез +20,+25 градуска кадәр түбәнәячәк.