Мәчетле районыннан “Волк” позывнойлы солдат хатынын һәм сабыен бала табу йортыннан каршы алыр өчен отпускка кайткан.
“Волк” махсус хәрби операция зонасында 2022 елдан алып хезмәт итә. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән ир-ат хәрби комиссариатка барган. Тәүге отпускка хәрби узган елның апрелендә кайткан. Шунда “Волк” сөйгәненә тәкъдим ясаган да инде. Яшьләр өйләнешкән”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Мәчетле районы башлыгы Әнис Әсәдуллин.
Әти-әни яңа туган кызга Амалия дип исем кушкан. Кызчык 26 майда дөньяга килгән. Ана һәм бала үзләрен яхшы тоя.
"Яшь гаиләне тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Гаилә иминлеге, сабырлык, үзара ярдәм һәм бала тәрбияләүдә уңышлар телим. Ватанны саклау буенча изге бурычын үтәгән өчен гаилә башлыгына рәхмәт. Сезнең ярдәм белән без тыныч шартларда балаларны үстерә алабыз”, - дигән район хакимияте башлыгы.
Яугирне һәм аның гаиләсен сөенечле вакыйга белән ихлас котлыйбыз! Амалиянең әти-әниле, тигез канатлы булып үсүен телибез.
Чыганак: БСТ| Яңалыклар Телеграм-каналы.