Көнүзәк
3 июнь 2024, 11:15

Рус солдаты бер өер Украина дроннарын "алдаган"

Хәрбиләребезнең зирәклеге белән сокланабыз! 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

“Адлер” позывнойлы хәрби бер өер Украина дроннарыннан ничек котылуы турында сөйләгән. Сугышчы белән интервьюны РФ Оборона министрлыгы бастырган.

Хәрби сөйләвенчә, Украина кораллы көчләре позицияләреннән ерак түгел яу кырыннан һәлак булганнарны эвакуацияләгәндә  ул күктә  күпләп пилотсыз очучы аппаратлар очканын күрә. Шулчак “Адлер” зирәклеген эшкә җигәргә була. Ул үле булып  кылана һәм шул рәвешле җирдә бер сәгатьләп хәрәкәтләнмичә ята.

“Һәлак булган егетләребезнең берсе ВСУ позицияләренә терәлеп диярлек ята иде. Янына барып җиткәч, баш очымда   дошман  беспилотниклары өермәсе барлыкка килде. Минем башка чарам калмады. Иптәшемнең гәүдәсе янына ятып, үле булып кыландым. Бер сәгать чамасы яттым шулай. Аннары – белмим, нишләп шулай булгандыр, могҗиза диярсең, әмма дроннар снарядлар төшермәде, күктә арлы-бирле әйләнгәләделәр дә очып киттеләр”, – ди “Адлер”.

9 майда хәрби Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы Җиңү Парадында катнашкан. Бу вакыйгадан һич онытылмас һәм кабатланмас тәэссоратлар алдым, ди ул. “Мобилизацияләнгән килеш, Пятихаткалар артындагы окопларда ятканда миңа: “Син Җиңү Парадына барасың”, – дип хәбәр иттеләр. Мин чыннан да моңа бик шатландым, чөнки  кайчакта балачак хыяллары тормышка ашуын аңладым”, – дип сөенече белән уртаклашкан Русия хәрбие. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас