Көнүзәк
3 июнь 2024, 16:39

Аттракционнар мизгеле хәвефсез үтсен

2023 ел белән чагыштырганда аттракционнар саны 45кә арткан.

Аттракционнар мизгеле хәвефсез үтсенАттракционнар мизгеле хәвефсез үтсен
Аттракционнар мизгеле хәвефсез үтсен

Башкортстанда җәйге мизгелдә 413 аттракцион эшләргә рөхсәт алган. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә билгеле булды.

Барлыгы республикада 1,5 мең берәмлек күңел ачу корылмасы бар, шуларның 547се күзәтчелек астында. 2023 ел белән чагыштырганда аттракционнар саны 45кә арткан, нигездә яңалары сатып алынган.

Хәвефсез куллану өчен бөтен аттракционнар ел саен техник тикшерү үтәргә тиеш. Аны махсус аккредитация үткән лабораторияләр үткәрә.

Быел 418 аттракцион хуҗасы җәйгә әзерләнгән. Эксперт лабораториясе аларның 413енә эшләргә рөхсәт биргән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас