Көнүзәк
30 Май 2024, 05:03

Иң мөһим темалар каралды

Иң мөһим темалар каралдыИң мөһим темалар каралды
Иң мөһим темалар каралды

29 майда Мәскәүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Советның һәм илнең социаль-икътисади үсеше юнәлешләре буенча Дәүләт Советы комиссияләренең киңәйтелгән утырышында катнашты. Аны дәүләт Башлыгы Владимир Путин үткәрде. Фикер алышуның төп темасы – 2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага Русия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турындагы указ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру.

– Бу, беренче чиратта, без сезнең белән даими сөйләп торган темалар - халыкны саклау, сәламәтлеген ныгыту һәм гаиләләренең иминлеген кайгырту, һәр кеше үз сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк ача алсын өчен яңа мөмкинлекләр булдыру; бу яшәү өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыру, шәһәрләрдә һәм авылларда экологик хәлне яхшырту, – диде Владимир Путин утырышта.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас