Көнүзәк
28 Май 2024, 04:41

64 яшендә СВОга киткән

Исән-сау кайтырга насыйп булсын!

Аскын районы хакимиятеннән.Аскын районы хакимиятеннән.
Фото:Аскын районы хакимиятеннән.

Кичә Аскын районында махсусс хәрби операциядә катнашыр өчен  хәрби әзерлек үтәргә дип 64 яшьлек ир-атны озатканнар. Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә,  Билгеш авылында яшәүче ир алгы сызыкка үз теләге белән китәргә уйлаган.

“64 яшьлек ефрейтор, ир-егетләребезгә ярдәм итәр өчен, бу уйланылган карарны кабул итте”, – диләр муниципалитетта.

Әйткәндәй, шушы ялларда гына янә мобилизациянең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр таралды. Владимир Путин исә: “Контрактчылар агымы кимеми, хәрбиләрне гаскәрләргә җәлеп итү планы арттырып үтәлгән, шуңа күрә яңа мобилизация ихтыяҗы юк, дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас