Стәрлетамак районы халкы Ватаныбыз чикләрен саклаучы хәрбиләребезне әледән-әле кайгыртып һәм хәстәрләп тора.
“Аючы” беренчел бүлек әгъзалары һәм активистлар “СВО солдатына кискән токмач” гуманитар акциясенә кушылды. Акциядә яшь кызлар, ханымнар һәм инде, әлбәттә, безнең көмеш волонтерлар катнашты.
Уңган хуҗабикәләр, җирле авыл мәдәният йортында җыелып, тиз арада камыр басып, токмач кискәннәр. Бу эшкә алар бар күңел җылысын, ихлас теләкләрен салган. Токмач камырын натураль ингредиентлардан әзерләгәннәр алар.
–Күп кенә токмач кистек, шулай да күләм мөһим түгелдер, иң мөһиме – алгы сызыктагы ир-егетләребез аз булса да туган йорт җылысын алыр, бу аларны дәртләндерер һәм җиңүне якынайтыр өчен көч өстәр. Безнең гомум җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәт! – диде беренчел бүлек секретаре, Аючы авыл советы башлыгы Илгиз Азнаев.
–Бүгенге көндә солдатлар өчен төрле яклап ярдәм итү һәм тылның ныклы булуын һәрберебез яхшы аңлый һәм гомум җиңүгә үз өлешен кертә. Күңел җылысын салып кискән токмач хәрбиләребезгә туган якларын, туган нигезен һәм әни кулларын исләренә төшергәндәй булыр, – ди җирле бүлекнең башкарма секретаре Светлана Хөббетдинова.