Яу яланында аның кабыргасы сынган. Әмма хәрбиләр алган җәрәхәтләр белән чагыштырганда бу җиңелчә имгәнү генә, ди билгеле якташыбыз. Шуңа да ул Оборона министрлыгы бүлгән 3 миллион сум компенсацияне җиңүне якынайтуга юнәлтергә ниятләгән. Республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән сөйләшкәннән соң, ул “Башкортстан” полкына пилотсыз очучы аппаратлар һәм медицина ротасына башка кирәк-яраклар, ә инде калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга тиешле материаллар сатып алырга карар иткән.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.