Көнүзәк
23 Май 2024, 20:43

"Рус" икенче тапкыр СВО зонасына юллана

Дөньялар тизрәк тынычланысын иде...

Азат Ишемгулов/vk.comАзат Ишемгулов/vk.com
Фото:Азат Ишемгулов/vk.com

Ишембайдан “Рус” позывнойлы хәрби икенче тапкыр махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кабул иткән. Район башлыгы Азат Ишемгулов сөйләвенчә, контракт буенча хезмәт иткән сержант бер елдан артык Салават Юлаев исемендәге батальон составында алгы сызыкта булган. Февральдә аның контракт срогы тәмамланган һәм ул өенә кайткан.

Әмма өйдә ике ай ял иткәннән соң “Рус” арытаба махсус операциядән читтә кала алмавын аңлаган. Шуңа ул янә иптәшләре янына ашыга.

“Хәрбине өйдә хатыны белән өч баласы көтә. Ул аларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияли. Андый әти белән башкача мөмкин дә түгел. “Рус” безнең өчен һәм уллары өчен дә – батырлык үрнәге”, – ди Азат Ишемгулов.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас