Көнүзәк
22 Май 2024, 07:27

Спортчылар СВОдагы иптәшләренә УАЗ сатып алып озаткан

Исән-сау була күрегез, егетләр! Көн саен дога-теләкләребез шул хакта. 

Туймазы районы  башлыгы Айдар Суфияновның Телеграм-каналыннан.Туймазы районы  башлыгы Айдар Суфияновның Телеграм-каналыннан.
Фото:Туймазы районы башлыгы Айдар Суфияновның Телеграм-каналыннан.

 Туймазы районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Тиешле әйберләрне хәрбиләргә “Серпантин” район хәрби хәрәкәтләр ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Ильяс Гыйләҗев һәм тренер Вильмир Нәфыйков алып килде.

Район башлыгы Айдар Суфиянов сөйләвенчә, гуманитар конвой алгы сызыкка  ике УАЗ автомобилен дә  илткән. Аның берсе спортчылар акчаларына алынган. Вильмир Нафиков УАЗны Идел буе федераль округында кикбоксинг буенча җиңүче, Русия җыелмасы әгъзасы, “Тамука” позывнойлы хәрбигә тапшырган.

Моннан тыш, Туймазы районы халкы якташларыбызга  дрельләр, шуруповёртлар, бензин пычкысы, маскировка челтәрләре, костюмнар, күчерелмә матраслар, мендәр-юрганнар, дарулар, яралыларны эвакуацияләү өчен монотәгәрмәчләр, янгын сүндерү җайланмалары, хәрби транспорт өчен тәгәрмәчләр, квадрокоптер һәм посылкалар җибәргәг. Гуманитар йөкне җыюда эшкуарлар һәм җәмәгатьчеләр дә катнашкан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас