Көнүзәк
20 Май 2024, 08:01

СВОдагы якташларыбызга мичкә-мунча бүләк иткәннәр

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

“Башкортостан” ДТРК-се  журналистлары махсус операциядәге якташларыбызга күчмә мичкә-мунча бүләк иткәннәр. Бу хакта “Россия 24” телеканалындагы “Все для фронта!” документаль фильмында сөйләделәр. Тагын берничә шундый күчмә мичкә-мунчаны фронтка Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Джефф Монсон   озаткан.

Махсус операция башланганнан бирле Башкортстан халкы хәрбиләргә актив булыша. Күптән түгел генә илдә тулы цикл микродвигательләре җитештерү буенча  завод үз эшен башлады. Аны Уфа эшкуарлары ачкан. Шуңа да аның корпусында танылган “өч шөреп” төшерелгән. Уфа моторларын Тамбовтагы “Бекас” дроннарына куялар. Бу двигательләр чит илнекеләрдән һич калышмый, ди.

Исән-имин кайта күрегез, егетләр! Без сезне көтәбез.

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас