Майның беренче ун көнлегендә суыклар булу сәбәпле, Башкортстанда чәчүлекләргә зыян күләме 10 мең гектарга якын тәшкил итә. Шуларның 6 мең гектарында культураларның һәлак булуы теркәлгән. Бу мәйданнар күчерелергә тиеш, дип хәбәр итте хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы вице-премьер - министры Илшат Фәзрахманов.
Бүгенге көндә республикада планлы мәйданның 58% тан артыгы, яки 1,174 млн. га чәчелгән. Бер тәүлектә 70 мең гектар чәчелгән.
Шул ук вакытта сигез районның аграрийлары чәчү эшләрен 80% тан артык башкарган. Алар арасында Кырмыскалы, Стәрлетамак, Әлшәй, Чишмә, Илеш, Бүздәк, Дәүләкән, Авыргазы. Башкортстанның 15 районында 60% тан артык чәчелгән.
"Көзге бөртеклеләр 976 гектар мәйданда чәчелә, нигездә язгы бөртеклеләр», - дип өстәде Илшат Фазрахманов.
Башинформ хәбәр иткәнчә, республикада минераль ашламалар сатып алуга 560 млн. сум субсидия бүлеп бирелгән.