Көнүзәк
16 Май 2024, 20:21

Әтисенең киңәше СВОдагы солдатның гомерен саклап калган

Исән-сау кайтырга насыйп булсын. Без көтәбез. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Бу хәл Авдеевка юнәлешендә булган. Ата кеше УАЗ машинасы түбәсенә саклый торган махсус  конструкция уйлап тапкан. Бу корылма машина өстенә туп-туры төшкән Украина дроныннан кузовтагы хәрбиләр гомерләрен  саклап калган.

SHOT Telegram-каналы язуынча,  солдат  “буханка” түбәсенә ике дәрәҗәдәге тимер челтәрдән  торган махсус  саклаучы корылма эретеп ябыштырган. Мондый киңәшне аңа күрешкән чакта әтисе әйткән.

Челтәр үз эшен эшләгән: машинага Украина дроны төшкәч, салонга аның ярчыклары үтеп кергән, тәрәзәләр ватылган, әмма машина эчендәге барлык хәрбиләр исән калган. Солдатлар Халык фронтына сөйләвенчә, махсус түбәсез УАЗ тулысынча янып бетәр иде.

Шулай ук “буханка” түбәсендәге махсус тимер челтәр дронны, салон эченә үтеп кермәслек итеп,  машинадан ераккарак атып бәрә.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас