Көнүзәк
17 Май 2024, 04:54

Баш очында дроннар тирәли... (ВИДЕО)

Бүгенге көндә мылтык тотып кына яисә бомба, ракета ыргытып кына сугышта җиңеп булмый.

e-news.sue-news.su
Фото:e-news.su

Аена 5 меңнән артык “Скворец” дрон-камикадзе ясыйлар. Русиядә мондый “кошлар”ны җитештерүне нәкъ шундый күләмгә җиткергәннәр. Әлеге моментка махсус хәрби операциягә алгы сызыкка якынча 10 мең пилотсыз очучы аппарат озатылган һәм "кош"ларның яңа партиясе әзерләнә.

“Скворец” – заманча FPV-дрон-камикадзе. Ул 20 километрга якын ара үтә ала һәм үзе белән 3,5 килограммга кадәр йөк йөртә ала. Тәүге 10 мең дрон яуларда үзен  яхшы яктан күрсәткән. Хәзер исә җитештерүчеләр “Кулибин-клуб” конструкторлары белән берләшкән һәм “Скворец” дрон-камикадзены  җитештерүне аена 5 мең данәгә кадәр арттыра алганнар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас