Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май , 00:51

Хәрбиләребез өчен дроннарга каршы махсус япмалар тегәләр

Җиңүне тылда якынайтабыз. 

Республикада Сибай көллиятләренең берсендә белем алучы студентлар  СВОдагы хәрбиләребез өчен дроннарга каршы одеяллар тегә. Бу хакта шәһәр мэриясенә сылтанып, республиканың ЦУРында хәбәр иттеләр.

Махсус япмалар подразделениеләрне дошман беспилотникларыннан һәм төнге прицеллардан сакларга мөмкинлек бирә. Бу эшләнмәнең үтә ныклы булуы аны мобиль носилка буларак кулланырга да мөмкинлек бирә.

“Алгы сызыкта якташлар тырышлыгын югары бәялиләр, диделәр  былтыр “Башкортстан” ирекле полкы формалашканда контракт төзегән һәм бер взводка эләккән “Зико” һәм “Аскар” позывнойлы хәрбиләр. Әле алар өйдә, яу кырында яраланганнан соң реабилитация үтәләр”, – диләр Сибай хакимиятендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: