Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май , 14:33

Янгын кайсы районнарга яный?

Республикада янгын хәвефе янаган районнар билгеләнде. Алар Урал аръягының урман зонасында урнашкан. Атап әйткәндә, Белорет һәм Әбҗәлил районнары.

Янгын кайсы районнарга яный?
Янгын кайсы районнарга яный?

Республикада янгын хәвефе янаган районнар билгеләнде. Алар Урал аръягының урман зонасында урнашкан. Атап әйткәндә, Белорет һәм Әбҗәлил районнары.

Март аенда үткәрелгән тикшерүләр вакытында Башкортстан янгын янаган хәвефле мизгелгә әзер дип танылды. Утның тиз таралу хәвефенә бәйле аеруча игътибар тәлап иткән 186 авыл билгеләнде.

Башкортстанда ут белән саксыз эш итү буенча өч җинаять эше һәм 2 меңнән артык административ эш кузгатылган. Чүп-чар яндырган туристлар, балыкчылар, хәтта участок хуҗалары закон бозган. Бу хакта Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов хәбәр итте.

- Янгын сәбәпләре һәрвакыт ачыклана. Гаеплене табабыз. Каралты-куралар янган очракта җинаять эшен кузгату өчен зыян күләме 200 мең сумнан артык булырга тиеш, - ди ул. - Әгәр күршегезнең яки яллаган эшчегезнең гаебе белән зыян күрсәгез, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Хәвеф артуга бәйле штрафлар да арта. Узган мизгелдә барысы 10 миллион сум штраф салынган. Башкортстанда июль-август янгын буенча хәвефле айлар дип санала.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: