Бүген-иртәгә Уфада “Валдай” халыкара дискуссия клубы экспертлары очраша. Әлеге клубны Русия Президенты Владимир Путин “дөньядагы иң мөһим вакыйгаларны чагылдыручы кирәкле интеллектуаль мәйданчык” дип атады. Ел саен уздырылучы конференция быел дүртенче тапкыр оештырыла. Әлегесенең темасы – “Русия һәм Үзәк Азия: үзгәрүче дөнья чынбарлыгында үсеш һәм хәвефсезлек”.
“Валдай” клубының Үзәк Азия конференциясе – Үзәк Азия алдында торган халыкара мөнәсәбәтләрне һәм проблемаларны бәяләү өчен абруйлы интеллектуаль мәйданчык. Фикер алышуларда катнашу өчен Русия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан экспертлары Уфага җыелды. Бүген үтәчәк форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Галузин катнашачак.
Чит ил кунаклары арасында Көнчыгыш Кытай педагогия университетының Русияне өйрәнү үзәге директоры Фэн Шаолэй, Вивекананда (Һиндстан) халыкара фондының фәнни хезмәткәре Правеш Гупта, Казахстан-Германия университетының халыкара һәм төбәкләр хезмәттәшлеген тикшерү институты директоры Булат Солтанов һәм башкалар бар.
Үзәк Азия илләре белән үзара хезмәттәшлекне үстерү – Русия тышкы сәясәтенең перспектив юнәлешләренең берсе. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның октябрендә “Русия – Үзәк Азия” беренче саммиты узды, анда Русия һәм Үзәк Азиянең биш дәүләте башлыклары үзара файдалы икътисади хезмәттәшлекне тирәнәйтү турындагы килешүгә иреште.
Аның өстенлекләрен санап, Владимир Путин болай дигән иде: “Хәзерге вакытта аларга сәяси диалог, хәвефсезлек, икътисад һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, транспорт, энергетика, экология, сәламәтлек саклау һәм санитар-эпидемиологик иминлек, гуманитар элемтәләр, миграция, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү керә”.
Әлеге конференция программасында – дүрт сессия һәм ачык дискуссия. Экспертлар Русия һәм Үзәк Азия илләренең үзара хезмәттәшлеге юнәлешләре турында сөйләшәчәк. Шулай ук экстремизмга каршы тору, сәүдәне үстерү һәм миграция сәясәте, экология һәм климат проблемалары турында фикер алышачак. Безнең ил өчен бу юнәлешләр аерым әһәмияткә ия. Русиягә каршы санкцияләр шартларында Үзәк Азия илләре перспективалы инвестиция мәйданчыгына әверелә.
Исегезгә төшерәбез: “Валдай” клубының Үзәк Азия конференциясе, гадәттә, Русия төбәкләрендә уздырыла. Бу эксперт элемтәләрен киңәйтүгә булыша. Былтыр форум Томскида узды, хәзер эстафетаны Уфа кабул итте. Халыкара дискуссия мәйданы итеп Башкортстан башкаласын сайлаулары юкка түгел. Безнең республика – географик һәм мәдәни генә түгел, ә икътисади яктан да Үзәк Азиягә иң якын төбәкләрнең берсе. Үзәк Азия дәүләтләре төбәкнең иң эре сәүдә партнерлары унлыгына керә һәм, санкцияләргә карамастан, Башкортстан белән товар әйләнешен арттыруны дәвам итә.
Башкортстан 100дән артык дәүләт белән тышкы икътисади элемтәләрне үстерә. Аларның шактый өлешен Азиянең дустанә илләре алып тора, алар арасында Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар.