Бүген Уфада “Валдай” халыкара дискуссия клубы экспертлары очрашты. Дикуссиянең темасы – “Русия һәм Үзәк Азия: үзгәрүче дөнья чынбарлыгында үсеш һәм хәвефсезлек”.
Фикер алышуларда катнашу өчен Русия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан экспертлары Уфага җыелды.
Чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул кунакларны сәламләп: "Бүген сез - Евразия үзәгендә", - диде. Ул безнең республикада халыкларның дус яшәвен, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итүен билгеләп үтте. "Дуслык өчен без бар шартларны булдырырга тырышабыз", - диде ул.
Башкортстан Үзәк Азия илләре белән төрле тармаклар буенча хезмәттәшлек итә. Безнең уртак сыйфатлар, уртак эшләр бик күп. Республиканың Үзәк Азия илләре белән товар әйләнеше соңгы ике ел эчендә 15 процентка арткан. Һәм киләчәктә хезмәттәшлек тагын да үсәчәк.
Төбәк җитәкчесе очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле фикер алышулар теләде.