Көнүзәк
13 Май 2024, 03:39

"Яуда кулымны югалттым..."

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Җиңү көнендә бәйрәм чараларында махсус хәрби операция ветераннары  да катнашты. Алар арасында каты яралану сәбәпле алгы сызыкка кире кайта алмаучылар да бар.

Мисал өчен, “Рейден” позывнойлы хәрби Олег. Ул Бахмутны (бүгенге көндә – Артёмовск. – Авт.)  штурмлаганда кулын югалткан. Хәрби фикеренчә, Советлар союзының 1945 елгы Җиңүе турында яшьләргә мәктәпләрдә, ссузларда, вузларда  сөйләргә кирәк. Ветеран фикеренчә, бу дата турында кешеләр онытырга тиеш түгел.  

"Бүген бәйрәмгә мин туганымның 6 яшьлек кызы белән килдем. Аңа Шәйморатов һәйкәлен күрсәттем, моңа кадәр да мин аңа башкорт сугышчыларының батырлыгы һәм аларның легендар комдивы турында сөйләгән идем. Донбассны азат иткәндә  һәлак булган генерал  турында анда ниләр сөйләгәннәрен ишетеп горурландым. Киләчәк буыннар бәйрәм чараларына кызыксыну өчен түгел, ә чын күңелдән, йөрәк кушуы һәм чакыруы буенча килерләр дип өметләнәм. Мин моңа кадәр  дә 9 май митингларына йөри идем, ветераннарны күреп, сыйныфташларым белән аларга чәчәкләр бүләк итә идем. Хәзер менә үзем фронтовик буларак килдем. Мин яуда кулымны югалттым. Янәшәмдә сугышта авыр җәрәхәтләр алган башка хәрбиләр  да бар. Әмма без исән. Һәм без дошманны ул торып басмасын өчен изәргә тырыштык. Алгы сызыкта сугышчан дусларыбыз калды. Тиздән аларны күреп: „Абзый, без түздек. Без җиңдек”, – дигән сүзләрне ишетәчәкмен”, – ди Олег.

РФ Президенты Владимир Путин быелгы Җиңү парады вакытында чыгыш ясаганда, махсус операциядә катнашучылар турында да сөйләде. Путин сүзләренчә,  безнең ил һәрвакыт дошманнар, халыкара терроризм белән көрәшкән һәм ватандашларын алга таба да якларга әзер, чөнки "безнең Ватанга каршы чын сугыш яңадан башланды".  

"Донбасс халкын яклыйк", – диде Путин. Ул шулай ук Көнбатыш илләренең "нацизм культын булдыручы" дустанә булмаган сәясәтен белдерде, "безнең өчен дустанә булмаган, дошман халыклар юк"дип өсти.

 "Без киләчәкне тыныч, ирекле һәм тотрыклы итеп күрергә телибез",  – диде Путин. 

Чыганак: bashinform.ru/ mk.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас