Көнүзәк
7 Май 2024, 12:47

Илештә махсус хәрби операциягә багышланган музей ачканнар

Илеш районы Кужбахты авылының урта мәктәбендә махсус хәрби операциягә багышланган музей ачылды.

–Нәкъ шушы торак пункттан күп ир-атлар үз теләкләре белән СВО зонасына юлланды. Нәкъ бу авылда изге эшләр эшләп, сугышчыларыбызга ярдәм итүче игелекле кешеләр яши, – дип сөйли “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлегенең башкарма секретаре Фидус Йосыпов.

Хәрби дан залының беренче мактаулы кунаклары – МХО ветераннары һәм катнашучылары, һәлак булган хәрбиләрнең аналары  һәм тол хатыннары.

–Улым башкорт батальоннары формалаша башлагач үз теләге белән  махсус хәрби операция зонасына китте. Ярты елдан соң ул һәлак булды. Бик куркыныч иде ул чакта. Авыл кешеләре миңа һәм улымның гаиләсенә булышалар, һәм безне онытмаулары һәм хөрмәтләүләре күңелгә рәхәт. Үзебез дә булдыра алганча ярдәм итәбез – ир-егетләребе өчен  маскировка челтәрләре  үрәбез, тамаклары тук булсын өчен токмачлар кисәбез, гуманитар конвой җыябыз.  Махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлегенә музей оештырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бергәләп без теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алачакбыз, – ди хәрбиләрнең берсенең әнисе.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас