Мәчетле районының Ростов авыл советы биләмәсеннән махсус хәрби операция зонасына икетуган агалы-энеле киткәннәр. Республиканың ЦУРында район хакимиятенә слытанып сөйләүләренчә, ир-атлар үзләренә “Сашка” һәм “Зёма” дигән позывнойлар алганнар.
“Сашка”ны мобилизация буенча СВОга алганнар. Хәрби танкка каршы дивизиядә наводчик булып хезмәт итә. Ул II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, “Хәрби берләшмәне ныгыткан өчен” медале һәм ”Императрица Александра Федоровнаның 5-нче Александрия гусар полкы” билгесе белән бүләкләнгән.
Туганы артыннан махсус операциягә үз теләге белән “Зёма” да юлланган. “Башкортстан” мотоукчылар полкының расчет командирына 7 хәрби буйсына.
Исегезгә төшерәбез, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән башкортстанлылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны ведомствоның 117 бердәм белешмә номерына, 122 ситуацион үзәге номерына (яисә (347) 218-19-19 номеры буенча) шалтыратып һәм “Минем документлар” күп функцияле үзәк офисларында белә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры – (347) 248-29-31.
Моннан тыш махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итү, хәрбиләргә, аларның гаилә әгъзаларына каралган ярдәм чаралары турында башбат.рф сайтында белергә була. Булачак хәрбиләргә контракт буенча хезмәт итү шартлары турында Башкортстанның сайлап алу пунктында (Уфа, Революцион урамы, 156 санлы йорт) да аңлатырга әзерләр.
Чыганак: bashinform.ru