Махсус операция биләмәсеннән кыска вакытлы ялган кайткан “Старый” позывнойлы хәрби үзенең подразделениесе булган урынга гуманитар ярдәм алып киткән. Бу хакта Дәүләкән районы хакимиятендә хәбәр итәләр. Хәрби аша дәүләкәнлеләр үзләренең якташларына “УАЗ” автомобиле тапшырган (“Старый” үзе руль артына утырып юлга чыккан), моңа өстәп якташлары запас частьлар, инструментлар, маскировка челтәрләре, снайпер костюмнары, мендәр-юрганнар, дарулар, азык-төлек, бал һәм башка кирәк-яраклар төяп озаткан.
Сугышчыга 4 санлы лицей укучылары язган хатларны да тапшырганнар.
Исегезгә төшерәбез, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән башкортстанлылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны ведомствоның 117 бердәм белешмә номерына, 122 ситуацион үзәге номерына (яисә (347) 218-19-19 номеры буенча) шалтыратып һәм “Минем документлар” күп функцияле үзәк офисларында белә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры – (347) 248-29-31.
Моннан тыш махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итү, хәрбиләргә, аларның гаилә әгъзаларына каралган ярдәм чаралары турында башбат.рф сайтында белергә була. Булачак хәрбиләргә контракт буенча хезмәт итү шартлары турында Башкортстанның сайлап алу пунктында (Уфа, Революцион урамы, 156 санлы йорт) да аңлатырга әзерләр.
Өстәвенә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров контрактчыларга махсус хәрби операциядә бер тапкыр 205 мең сум түләү турында Указга кул куйды. Тиешле документ БРның рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Шулай итеп, контракт төзегәндә сугышчылар 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу сумманың 205 мең сумын Башкортстан һәм 195 мең сумын Русия Оборона министрлыгы бүлеп бирә. Моннан тыш, Уфа һәм республиканың башка шәһәрләре меценатлары берьюлы 100 мең сум түлиләр.
Чыганак: bashinform.ru