Кайнатманы тузганактан ясап калыргамы?
Бу суыклар бөтен җимеш агачларын өшетте. Ап-ак чәчәктә утырган алмагачлар, шомыртлар, чияләр кар-боз белән капланып, кап-кара булып көйде. Апрельнең алдаткыч кояшының җылысы бу кадәр зыян салыр дип уйламаган идек. Уйласак та, табигатькә каршы ни кала ала инде адәм баласы?..
Болай булгач, кайнатмалар ясау кебек күңелле мәшәкатьләр булмасым икән ни. Тузганаклардан кайнатма ясап калырга кирәк, диеште күрше-күлән.
Тузганак кайнатмасы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган «бал» витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә. Иң мөһимен истә тотыгыз: кайнатма өчен чәчәкләрне юллардан читтә булган, экологик чиста урыннарда җыярга кирәк. Моннан тыш, чәчәкләрне иртәнге якта, яңгырсыз коры көнне җыю мөһим. Болай иткәндә, файдалы элементлары күбрәк саклана.
Тузганак «балы» кайнатуның 3 ысулын тәкъдим итәбез.
матур чәчәк җыярга. Салкынча су белән бер кат юарга. Чәчәкләрне кәстрүлгә салырга һәм 1 литр 200 грамм су өстәргә. 2 лимонны иттарткыч аша чыгарырга һәм чәчәкләргә кушарга.
су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Сөзәргә, төнәтмәгә 2 лимон суты һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм, болгата-болгата, куерганчы кайнатырга. Ширбәтне җылы килеш банкаларга тутырырга.
Тагын берничә рецепт:
400 грамм тузганак чәчәге, 2 стакан су, 7 стакан шикәр алына.
Чәчәкләрне юарга, өстенә суны коярга һәм утка куярга. Ике минут кайнатып алырга. Пешкән кайнатмага шикәр сибәргә, утка куярга һәм кайнатырга. Кайнатманы җиде минут кайнаткач, чиста банкларга салырга һәм капкачларын ябарга.
***
300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз. Су чәчәкләрне күмәргә тиеш. Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр кайнатылган суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк. Шуңа 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп болгатасы, 1-2 лимонны ваклап салырга кирәк. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була. Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш. Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыеклыкны утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз.
Чәйләрегез тәмле һәм шифалы булсын!
Фото: mognotak.ru,