Бүген, 3 майда, Уфаның "Торатау" конгресс-холлында Гражданлык форумы бара.
Форумның максаты - гражданлык җәмгыяте институтларының, коммерцияле булмаган секторның, дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеген һәм социаль партнерлыгын тәэмин итү, шулай ук махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен туплау.
Чарада гражданлык активистлары, республика һәм җирле хакимият органнары, республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары каршындагы иҗтимагый советлар, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре катнаша.
Фойеда "Зур гаилә - гаиләдән зуррак" фотокүргәзмәсе, коммерцияле булмаган секторның иң яхшы тәҗрибәләре һәм гражданлык инициативалары интерактив күргәзмәсе, Башкортстан Иҗтимагый палатасының 15 еллыгына багышланган фотокүргәзмә, "Z Геройлар" виртуаль музей, сәнгать күргәзмәләре (Геройлар һәм батырлыклар, ART-ярдәм, Герой хатыны, Геройның әнисе) белән танышырга мөмкин. Маскировкалау челтәрләре һәм тактик беләзекләр үтү, окоп шәмнәре ясау, күренми торган юрганнар тегү, беренче ярдәм күрсәтү буенча мамтер-классларда катнашырга була.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә юридик консультация бирү дә оештырылган.