Көнүзәк
3 Май 2024, 13:16

Минималь хезмәт хакын кайчан 30 меңгә җиткерәчәкләр?

Владимир Путин еллык юлламасында бу проблеманы күтәргән иде.

Минималь хезмәт хакын кайчан 30 меңгә җиткерәчәкләр?Минималь хезмәт хакын кайчан 30 меңгә җиткерәчәкләр?
Минималь хезмәт хакын кайчан 30 меңгә җиткерәчәкләр?

Дәүләт Думасында МРОТ күләмен 30 меңгә җиткерергә дигән тәкъдим яңгырады. Аерым алганда, Дәүләт Думасының хезмәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов минималь хезмәт хакы күләмен 30 мең сумга арттыру турында закон проекты әзерләгән. Хәзерге вакытта МРОТ - 19242 сум тәшкил итә. Тәкъдим авторлары санкцияләр шартларында Русия Хөкүмәте илдә яшәүчеләрнең керемнәре буенча үзгәрешләр кирәк дип саный. Инфляция, керемнәрнең кимүен дә истә тотарга кирәк ди алар. Нилов белдергәнчә, тиздән хөкүмәт 2025 елга федераль бюджет проектын карый башлаячак. Димәк, тәкъдимнәрне дә аңа кадәр бирергә кирәк. Билгеле булганча, ил президенты Владимир Путин үзенең юлламасында 2023 елга минималь хезмәт хакы күләмен 35 мең сумга җиткерергә кирәк дип белдергән иде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас