Көнүзәк
26 апрель 2024, 04:58

Бәйрәм бүген дип сөенәм, Тукай туган көн булгач.

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

Бәйрәм бүген дип сөенәм,  Тукай туган көн булгач.Бәйрәм бүген дип сөенәм,  Тукай туган көн булгач.
Бәйрәм бүген дип сөенәм, Тукай туган көн булгач.

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

 

Габдулла Тукай  татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.

Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар!

 

«Туган тел»

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас